Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Иртәнге сәгать 7дә «Җиңү көне»нә багышланган телетрансляция башлана

9нчы май көнне иртәнге сәгать 7дә «Яңа гасыр» телеканалы Казанның Җиңү Паркыннан турыдан-туры трансляция оештыра. Анда совет солдатына яңа һәйкәл ачылачак.

Җиңү Көнендә Республика телеканаллары трансляцияләренең тулы программасы билгеле булды. Телемарафон иртәнге 7дә башлана.

«Яңа гасыр» телеканалында иртәнге 7дән иртәнге 10га кадәр Казандагы Җиңү паркындагы истәлекле һәм тантаналы чаралардан турыдан-туры трансляция оештырыла.

9: 10 - Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мемориалына һәм һәлак булган сугышчыларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салу тантанасы.

Трансляция  9:00 да ачыла. Карар өчен сылтама ?? https://youtu.be/oDnjgtyjNgQ

9: 30 - Татарстанда Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган мөһим вакыйгаларның берсе - совет солдатына яңа монумент ачу тантанасы. Аннары Россия, Татарстан һәм Җиңү байраклары белән Ми-8 вертолетлары төркеме очышын күрсәтеләчәк.

10: 00 - «Яңа гасыр» телеканалы Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәк, аннары бер минут тынлык игълан ителәчәк.

12: 00 - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның видеоэлемтә трансляциясе башланачак.

12: 20 - Казансу акваториясеннән «Ак аккош» Ту-160 бомбардировщигының очышын күзәтергә мөмкин булачак.

13: 15 - Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляциясе башланачак.

«Үлемсез полк» акциясенең телевизион версиясе 15:00 сәгатьтә башлана.

«Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе 19: 00 сәгатьтә игълан ителәчәк.

Казансу акваториясе өстендәге салютны онлайн режимда «Яңа гасыр» телеканалында 21:50 сәгатьтә карарга мөмкин.

Аннан соң «Җиңү утлары»Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.

«Татарстан-24» телеканалы Җиңү көненә багышланган телемарафонны иртәнге 7дән кичке 11гә кадәр күрсәтәчәк.

Тамашачылар «Достояние Республики — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана» проектын һәм 1945 елгы Җиңү Парадының төсле версиясен карый алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев