Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Иртәгә кышны озату йоласы "Масленица" үтә

Иртәгә славян халкында «Масленица» - кышны озату бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә узачак.

фото cheltv.ru сайтыннан

Чаллыда

Шимбә көнне, 29нчы февральдә, Чаллыда "Масленица – 2020 " бәйрәме уза. Бу турыда Чаллы шәһәренең рәсми сайты хәбәр итә. Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч мәйданчыгында булачак: Азатлык мәйданында, Җиңү паркында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында. Алар 11:00 сәгатьтә башлана.

Җиңү паркында оештырылган күңел ачу программасы һәр катнашучыга борынгы бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Бәйрәм кунаклары русларның кышны озату йолалары белән генә танышып калмыйча, уен һәм спорт мәйданчыкларында булып, үзләре катнаша да алачак. Бәйрәм концерты кысаларында шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында чаллылыларны бию интерактивлары, флешмоблар, уеннар һәм ярышлар, тематик викториналар көтә.

Азатлык мәйданында кунакларны шәһәрнең популяр артистлары һәм "Кызыл тау" мәдәният үзәге, "Шатлык" яшьләр үзәге һәм 13-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары чыгышлары көтә.

ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында шулай ук «Масленица-2020» театральләштерелгән программасы узачак.  Бәйрәмнең кульминациясе традицион рәвештә карачкы яндыру булачак. Бу йола кышны озатуны һәм яз килүен символлаштыра.

Бәйрәмнәр рубрикасы буенча башка яңалыклар

Казанда

Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Казан халкын һәм кунакларын Кыш озату бәйрәменә чакыра.

2020 елның 29нчы февралендә Казанда «Киң Масленица» славян мәдәнияте бәйрәме узачак. «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, халык иҗаты һәм һөнәрчелеге әсәрләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Бәйрәм кунаклары өчен массакүләм йөреш, халык биюләре, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә артистлар һәм иҗат коллективлары, Петрушка театры, рус фольклор ансамбльләре һәм яшьләр төркемнәре катнашында концерт программасы оештырылачак. Барлык теләүчеләр борынгы халык уеннары һәм традицион славян уеннары буенча конкурс программасында катнаша ала.

Бәйрәм программасында шулай ук Масленица карачкысын яндыру йоласы һәм балалар өчен призлы күңел ачу-уен программасы, такмаклар конкурсы, биюләр һәм уеннар да бар.

Бәйрәм кунакларын борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән төрле коймаклар һәм беленнәр көтә. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә Казан, «Казан»гаилә үзәге адресы буенча башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев