Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле

Гран-прига Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Әдилә Мусина лаек дип табылды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә йомгак ясадылар. Гран-прига Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Әдилә Мусина лаек дип табылды.

Катнашучыларны поэзия, проза, драматургия һәм журналистика номинацияләре буенча бәяләгәннәр. Татарстан һәм Россиянең 7 субъектыннан 747 эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар – 44 кеше булган.

«Иҗат белән шөгыльләнгән кеше башкалардан аерылып тора. Алар арасыннан берничә язучы, шагыйрь чыга икән, бу инде ярышның дөрес булуын, аның файдасы турында сөйли. Иҗат итү – авыр хезмәт. Табигый талант та булырга тиеш, ләкин аның белән генә ерак барып булмый. Аның өчен укырга, өйрәнергә һәм язарга кирәк», – диде җиңүчеләрне котлап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла бәйгедә жюри булып катнашуын да әйтте. «Җиңүчеләрнең шактыен танып, укып беләм», – диде ул.

Чыганак https://sptatar.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X