Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәпләрдә эшләргә теләүче студентлар өчен махсус программа булдырылачак

КФУ киләчәктә ике телле мәктәпләрдә эшләргә теләүче 150 студентны кабул итәчәк. Аларга дүрт ел буена ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләү каралган. Уникаль программада катнашу шартлары турында.

КФУ киләчәктә ике телле мәктәпләрдә эшләргә теләүче 150 студентны кабул итәчәк. Аларга дүрт ел буена ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләү каралган. Уникаль программада катнашу шартлары турында журналистларга Л.Н.Толстой ис. филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге хәбәр итте.

Татарстан хөкүмәте башлангычы белән тормышка ашырылып килүче программа республика мәктәпләрендә предметларны рус һәм татар телендә укыта алырлык яшь белгечләр әзерләүне күздә тота. Узган елны бу максаттан Казан (Идел буе) федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе 125 студент кабул иткән иде. Быел алар саны берникадәр артачак.

«Республикабыз хөкүмәте заказы белән без быел өстәмә рәвештә 150 бала кабул итәчәкбез. Аларның 100 көндезге бүлеккә, 50се читтән торып уку бүлегенә кабул ителер, дип көтелә. Көндезге бүлеккә «Математика һәм информатика», «Биология һәм химия», «Тарих һәм җәмгыять белеме» дигән белгечлекләргә кабул итү оештырылачак. Читтән торып уку бүлегенә «Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары», «Музыка һәм өстәмә белем бирү укытучылары» дигән белгечлекләренә кабул итү оештырылачак», – дип белдерде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Программада катнашачак студентлар исемлеге БДИ нәтиҗәләре нигезендә үткәрелүче конкурс нәтиҗәсендә формалашачак. Моннан тыш, абитуриентлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашында әнгәмәгә чакырылачак. Барлык теләүчеләр арасында 150 иң яхшы укучы сайлап алыныр, дип көтелә.

Рәдиф Рифкать улы белдерүенчә, сайлап алынган студентлар 4 ел буена бюджет урыннарда белем алачак. Яхшы билгеләргә укучы егет һәм кызлар өчен ай саен 15 000 сум күләмендә стипендия каралган. Уку тәмамланганнан соң әлеге студентлар 5 ел дәверендә алдан билгеләнгән мәктәпләрдә эшләргә тиеш булалар.

Абитуриентлардан документларны кабул итү 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188754/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев