Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

II Бөтенроссия анимацион проектлар конкурсы игълан ителде

Балалар «ЖЭКА-МУЛЬТ» кибертурнирында катнаша ала.

«ЖЭКА-МУЛЬТ» – кече мәктәп яшендәге балалар торак-коммуналь хуҗалык тематикасы буенча үз анимацион роликларын ясый һәм аларны социаль челтәрләрдә тарата ала торган онлайн-ресурс. ТКХ фонды инициативасы буенча булдырылган яңа уен инструменты илнең хәтта иң яшь гражданнарын да торак белән сак эш итү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш нигезләренә өйрәтергә мөмкинлек бирә.

Ярышлар ике яшь категориясендә узачак: 7дән 12 яшькә кадәр һәм 13тән 17 яшькә кадәр. Конкурска теркәлү башланды һәм 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста җиңүчеләр 2022 елның июнендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә дәүләт корпорациясе – ТКХ Фонды кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Тагын бер юнәлеш – «ЖЭКА» компьютер уены буенча V Бөтенроссия киберспорт турниры. Кибертурнир «ЖЭКА: Квартал»уенының өченче дәрәҗәсе буенча булачак.

Бу ярышлар ике яшь категориясендә уза: 12-14 яшьлекләр һәм 15-17 яшьлекләр. Турнирда катнашучыларны теркәү 2022 елның 5 апреленә кадәр бара.

Җиңүчеләргә «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгенә бушлай юлламалар тапшырылачак.


Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2065852.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев