Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Җиңү рухында» халыкара слетында Татарстан командасы җиңү яулады

Яшь патриотларның XVIII халыкара «Җиңү рухында» слетында Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алды.

18нче февральдә Пермьдә яшь патриотларның XVIII халыкара «Җиңү рухында» слетын ябу тантанасы булды. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров күзәтчелегендә узды.
Яшь патриотлар слеты - Идел буе федераль округы хәрби-патриотик хәрәкәтенең йөзе булырлык чара. Ел саен әлеге чарада Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең кадет корпусларында һәм мәктәпләрендә, лицейларында, хәрби-патриотик клубларында һәм иҗтимагый берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр катнаша.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган слетта 41 команда - барлыгы 800гә якын кыз һәм малай катнашты.
Балалар өчен кышкы урман шартларында янгын һәм тактик әзерлек, радиацион, химик һәм биологик куркынычсызлык, медицина, янгын эше, хәрби топография буенча һәм башка бик күп гамәли дәресләр оештырылды.

 Слетта катнашучыларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев сәламләде.

«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин куйган мөһим бурыч - бик яхшы белемгә, файдалы тормыш күнекмәләренә ия, үз-үзен үстерүгә һәм Ватанны сакларга әзер яшь буынны әзерләү.

Слет яшьләрне патриотик тәрбияләү бурычларына тулысынча җавап бирә һәм яңа педагогик һәм патриотик тәрбия алымнары барлыкка китерә дип саныйм. Бу уникаль белем бирү проектында безнең чит ил дусларының катнашуы аеруча мөһим. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Хәтер һәм Дан елында бу бигрәк тә символик», - дип билгеләп үтте Олег Машковцев слетта катнашкан иң яхшы чит ил делегациясенә призны тапшырганда.


 Команда зачетында җиңү Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь кадет училищесына кадетларына бирелде. Шәхси зачетларда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән кадетлар «Артек» яшьләр үзәгендәге махсус хәрби-патриотик сменага юл тотачак.
 

Татарстан Республикасыннан яшь патриотлар слетында 2 команда катнашты: Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы кадетлары (гомумкоманда зачетында 4 нче урын) һәм Чаллы «Форпост» активистлары белән Казан шәһәре Киров районының 137 нче мәктәбе укучылары (гомумкоманда зачетында 2 нче урын).
 Мәгълүмат РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев