Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Идел» яшьләр үзәге «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе үткәрә

«Идел» яшьләр үзәге 2021 елның 1-7 ноябрь көннәрендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбен уздыра.

Чараның төп максаты: татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү.
Татар балалар лидеры мәктәбендә Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан һәм Татарстан Республикасында яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы активистлар катнаша.
Әлеге чара балаларда лидерлык сыйфатлары һәм милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Мәсәлән, беренче көнне оештыру җыелышы, үзара танышу өчен тренинглар һәм үзеңне тәкъдим итү буенча мастер-класслар узды.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге берлектә оештыра.

Фото социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев