Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Гомумроссия ата-аналар җыелышы

Гомумроссия ата-аналар җыелышы өчен РФ мәгариф министрына сораулар җыю башланды. Сорауларны 20 августка кадәр тапшырырга мөмкин. 

30 августта Санкт-Петербургта VI Гомумроссия ата-аналар җыелышының үзәк мәйданы белән илнең барлык төбәкләреннән ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре элемтәгә чыгачак. Турыдан-туры диалог режимында Ольга Юрьевна Васильева илебезнең гомуми белем бирү системасына кагылышлы актуаль сорауларга җавап бирәчәк. 

VI Гомумроссия ата-аналар җыелышы барышында министрга сораулар социаль челтәрләрдән файдаланучылардан һәм турыдан-туры эфирда катнашучылардан киләчәк. 

Онлайн-трансляция ярдәмендә чараны илнең һәм дөньяның теләсә кайсы почмагыннан күзәтеп була. Чара Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев