Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

ГИТИС Татарстанда сәләтле балалар эзли

МТС компаниясе Татарстан балалары өчен zoom-конференция режимында ГИТИСка онлайн-кабул итү оештыра.

Тыңлау 26нчы һәм 27нче апрель көннәрендә 11 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр булачак.

Башлангыч тыңлауларда театраль ВУЗга укырга керергә һәм тормышларын сәхнә һәм кино белән бәйләргә теләгән 15-18 яшьлек өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.

Укырга керергә теләүчеләрне ГИТИСның актерлык осталыгы кафедрасының өлкән укытучысы Екатерина Николаева бәяләячәк. Иң талантлы катнашучылар Мәскәүгә сынау этапларына чакырылачак.

Онлайн-чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга һәм мәҗбүри программа әзерләргә - шигырь, мәсәл, прозадан өзек укырга, җыр башкарырга кирәк. Һәр претендентка тыңлау өчен билгеле бер вакыт билгеләнәчәк, чыгыш ясау өчен 10 минут вакыт бирелә. Проектта катнашу бушлай, катнашучылар саны чикләнгән.

26нчы апрельдә тыңлаулар алдыннан Екатерина Николаева һөнәр үзенчәлекләре белән уртаклашачак, репертуарны ничек сайларга, имтиханнарга ничек әзерләнергә икәне турында сөйләячәк; быел ГИТИСка курслар җыючы осталар белән таныштырачак.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/gitis-ishhet-odarennyx-rebyat-v-tatarstane-5862564

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев