Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» акциясенә кушылыгыз

Озакламый гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне җитә. Россиядә бу бәйрәм 8нче июльдә үткәрелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» дигән акция башлана. 

Акциядә катнашу өчен 1-20 июль көннәрендә www.СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ. сайтына керергә һәм тәкъдим ителгән анкетаны тутырып, гаиләгезнең фотосын һәм котлау урнаштырырга кирәк.

Һәм сезнең котлавыгыз әлеге Бөтенроссия ресурсында урын алыр. Чарада катнашкан һәр гаиләгә «Үрнәк гаилә» сертификаты биреләчәк. 
Әлеге сайт бу көннәрдә илнең иң популяр мәйданчыгы булыр дип көтелә.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык йорты» акциясе ачык дип игълан ителә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев