Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин: «Социаль челтәрләрдә әлегә хаос хөкем сөрә»

Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты социаль челтәрләрдә эшләүнең үз форматын табарга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Иҗтимагый яшьләр палатасының йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты социаль челтәрләрдә эшләүнең үз форматын табарга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Иҗтимагый яшьләр палатасының йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте.

Җирле үзидарә вәкиллекле органнары каршындагы яшьләр палаталары 1,1 меңнән артык егет һәм кызны колачлый, диде ул. Әмма Яшьләр палатасының игътибарыннан читтә калучылар да бар.

«Мин социаль челтәрләр белән дә эшләргә кирәк дигән катгый нәтиҗәгә килдем. Социаль челтәрләрдә әлегә хаос хөкем сөрә. Кем ничек булдыра, шулай яза. Моны туктатуы мөмкин түгел, әмма яшьләрне әлеге мәгълүмат ташкынына ничек әзерләргә кирәклеген яхшылап уйларга кирәк. Яшьлеккә радикализм һәм максимализм хас. Бу безне бик тә борчый. Яшьләр парламенты социаль челтәрләрдә үз урынын, үзенең эшләү формасын тапсын иде», - дип искәртте республика парламенты спикеры.

Татарстанда яшьләр парламентаризмы институты демократик кыйммәтләргә таянып ышанычлы рәвештә үсеш кичерүен дәвам итәчәк, дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге бурычны яхшы аңлый, яшьләр хәрәкәтенең барлык үсеш юнәлешләрен, шул исәптән парламенттагы яшьләр структураларын да хуплый.

  • 25 июльдән республикада Яшьләр парламентына конкурс нигезендә сайлап алу өчен катнашучыларны терки башлыйлар. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190251/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев