Көмеш кыңгырау

Фигурист Камилә Вәлиева: «Без Тукай белән бер көнне туганбыз»

Татарстан премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин Камиләгә Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган Истәлек билгесен тапшырды.

Камилә Вәлиева Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә килде. Аның белән әнисе Алсу Вәлиева да килгән иде.

Татарстан премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин Камиләгә Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган Истәлек билгесен тапшырды.

«Без Тукай белән бер көнне – 26 апрельдә туганбыз", – дип билгеләп үтте Камилә. Быел аңа 16 яшь тула.

Бөтен ил синең тырышлыгыңа, үҗәтлегенә һәм рухи көчеңә соклана, дип белдерде Равил Әхмәтшин.

"Синең аша яшьләр хәзер фигуралы шуу белән кызыксына башлады", - дип билгеләп үтте ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: