Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Фаил Ислам дигән бу Галәм...

Чаллының М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә Фаил Ислам эшләреннән күргәзмә ачылды.

"Гомер - ташкын, акса, әйдә, аксын..." дип аталган җылы, гамьле кичәдә рәссамның гаиләсе, иҗатташлары, хезмәттәшләре очрашты. Кичәдә катнашучылар Фаил Ислам белән бәйле моңсу да шаян да хатирәләрен яңартты, истәлекле видеоязмалар карады.

Бу - Фаил Исламның тәүге күргәзмәсе. Ул исән чагында аңа әзерләнә дә башлаган иде. Тик күрә генә алмый калды. Рәссамның тормыш иптәше Раушания ханым, кызлары Гөлнара һәм Зөлфия аның эшләрен туплау, барлау өстендә зур эш башкаралар. Әлеге күргәзмә дә аларның зур тырышлыгы белән булдырылды.

Рәссамны хөрмәтләп әлеге кичәгә килгән кунаклар алга таба Фаил Исламның исемен, иҗатын мәңгеләштерү максатыннан альбом чыгару һәм матбугатта истәлекләр бастыру зарурлыгын искәрттеләр.


Күргәзмә 20нче декабрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмә ачылышыннан фоторепортаж.

Синең җырлар...
Синең хыялларың...
Синең кулны сизгән кылкаләм...
Ничек якын икән...җылы икән
Фаил Ислам дигән бу Галәм.

Анда төснең
иң- иң җетеләре!
Иң тапкыры, җоры сүзләрнең...
Бу Галәмдә Вакыт чиге булмас -
Хәтер саклар синең эзләрне...
Лилия Фәттахова шигыре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев