«Это у нас семейное» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ил яңалыклары

«Это у нас семейное» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Җиңүчеләр гаилә белән сәяхәт итү өчен сертификат яки торак шартларын яхшырту өчен 5 млн сумлык сертификатлар алачак.

Бәйгедә катнашу өчен гаилә командасы тупларга кирәк. Команданың дүрт һәм аннан да күбрәк туганнардан, ким дигәндә өч буын вәкиленнән торуы мөһим. 

Актив катнашучыларны призлар көтә, ә җиңүчеләр гаилә белән сәяхәт итү өчен сертификат яки торак шартларын яхшырту өчен 5 млн сумлык сертификат алачак.

Гаризалар кабул итү 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк: https://family.rsv.ru/

Тулырак мәгълүмат нигезләмәдә https://family.rsv.ru/rules

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев