Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Эрмитаж песие көне»

Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажында ел да «Эрмитаж песие көне» дигән халыкара бәйге уздырыла. Быел аның темасы – «Рус тарихында песиләр» дип аталды.

Бәйгегә илебезнең төрле почмакларыннан 1800 эш килгән. Шулай ук Монголия, Япония, Казахстаннан җибәрелгән рәсемнәр дә булган. Катнашучылар арасында безнең Татарстаныбыз укучылары да бар.  

Чаллыдагы 1нче сәнгать мәктәбе укучысы Анастасия Сергеева  җиңүчеләр рәтендә. Аның картинасында бер кеше песиләргә портретта кем ясалганы турында сөйли. Песиләргә бу экскурсия бик ошый бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев