Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Демография» илкүләм проекты кысаларында 3 меңнән артык бала ясле төркемнәренә йөри башлаган

Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ясле төркемнәре җитми. 

архив/Рамиль Гали

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында зур эшләр башкарыла, балалар бакчалары төзекләндерелә, яңалары ачыла.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачуда катнашты. (Фотолар)

Мәсәлән, 2019 елда ясле төркемнәренә 3 меңнән артык бала йөри башлаган. 

Ә 2022 елга кадәр Татарстандагы 3 яшькә кадәрле барлык балаларга урыннар булырга тиеш. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33нче «Хыял» балалар бакчасында сөйләде.

«Хыял» балалар бакчасы 2019 елда ачылган. Анда музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психолог кабинеты бар. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр.

«2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур», — дип уртаклашты Министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.

Балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Чаллыда яңа балалар бакчалары һәм мәктәп ачылачак

2018 елдан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев