Көмеш кыңгырау

Республикада «ЧИ-тайм – Укырга вакыт!» социаль реклама конкурсы үтә

Республика яшүсмерләр китапханәсе яшьләр арасында " ЧИ-тайм – Укырга вакыт!» социаль реклама конкурсы үткәрә.

Конкурсның максаты – яшьләрнең китап укуга кызыксынуларын арттыру һәм яшьләрне китап укуны алга этәрүгә җәлеп итү.

Конкурс ике этапта үткәрелә: 1 апрельдән 20 майга кадәр.

Конкурста ике яшь категориясендә уза:

– 14 яшьтән 18 яшькә кадәр,

– 19 яшьтән 25 яшькә кадәр.

Конкурска элек беркайда да басылмаган һәм бернинди сайтлардан алынмаган шәхси авторлык эшләре генә кабул ителә.

Конкурсның нигезләмәсе белән биредә таншыырга мөмкин

Белешмәләр өчен Телефон: (843) 523 55 09.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: