Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда яшь инспекторлар өчен “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы башланды

Яр Чаллыда яшь инспекторлар өчен “Имин тәгәрмәч” 25 нче республика конкурсы башланды. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республика ярышларында конкурсның район һәм шәһәр этапларында җиңгән 9-11 яшьтәге 228 укучы катнаша.

“Бүген республикада яшь инспекторларның 1400 отряды эшли. Аларда 18 мең бала шөгыльләнә. Мин барлык катнашучыларга да уңышлар һәм имин юллар телим”, - диде ачылу тантанасында Татарстанның баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Шәхси һәм команда зачетында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне һәм реаль юл шартларында велосипед белән идарә итүне иң яхшы белгәннәр ачыкланачак. Командалар составында конкурсантлар юлдагы тәртип кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырачак. Шулай ук иҗади конкурста катнашып жюрига агитацион чыгышлар тәкъдим итәчәкләр.

Чараны оештыручылар яшь инспекторлар отряды эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга юлларда имин хәрәкәт турында искәртү бурычын куя.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/04/192805/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев