Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда яңартылган шугалак ачылышына Олимпиада чемпионы киләчәк

Олимпиада чемпионы Дмитрий Соловьев бәйрәм кунаклары өчен мастер-класс үткәрәчәк.

27нче декабрьдә Чаллыда яңартылган шугалакны ачуга багышланган гаилә бәйрәме узачак. Чарага танылган фигуралы шуу остасы, бозда бию буенча Олимпиада чемпионы Дмитрий Соловьев киләчәк. Бу турыда «Үз шугалагың өчен тавыш бир!» социаль бәйгесен оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм көндезгә сәгать 12дә Шишкин бульварында узачак. Дмитрий Соловьев бәйрәм кунаклары өчен мастер-класс уздырачак. Программага конкурслар һәм ярышлар, кайнар чәй, кофе да кертелгән.
Чаллының 19нчы мәктәбе территориясендәге шугалак  Альберт Гыйльмановның «Үз шугалагың өчен тавыш

бир!» бәйгесенә гариза бирүе нәтиҗәсендә яңартылган.

Дмитрий Владимирович Соловьев 1989 елның 18 июлендә Мәскәүдә туган Россия фигуристы. Россиянең атказанган спорт мастеры. Ул Екатерина Боброва белән чыгыш ясый. Алар - 2014 елгы Олимпия чемпионнары һәм команда ярышларында 2018 елгы Олимпия уеннарының көмеш призерлары (2], Европа чемпионнары (2013), Европа чемпионатларының өч тапкыр көмеш призерлары (2011, 2012, 2018 еллар), җиде тапкыр Россия чемпионнары, 2007 елда юниорлар арасында дөнья чемпионнары.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/sport/24-12-2020/challyga-shugalak-achylyshyna-olimpiada-chempiony-kil-ch-k-5794938

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев