Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда яңа ел трамвае йөри башлады

Ул 2022 елның 13 гыйнварына кадәр шәһәр буйлап экскурсияләр үткәрәчәк.

Чаллы шәһәрендә «Электротранспорт» оешмасы һәм Туган якны өйрәнү музееның уртак проекты тормышка ашырыла башлады. Ул - шәһәр буйлап йөрүче яңа ел трамвае. Трамвайның беренче пассажирлары 39нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары булды.

Сәфәр вакытында яшь чаллылыларга викторина оештырдылар, балалар сорауларга җавап бирделәр, әкият мотивлары буенча табышмаклар чиштеләр. Бер сәгатьлек экскурсия барышында укучылар шулай ук шәһәр тарихы турында күбрәк белделәр, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Трамвай деподан кузгала һәм Сөембикә проспектына таба юл тота. Пассажирларны бәйрәмчә бизәлгән салон һәм Яңа ел бәйрәменең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы ала. Кар кызы исә трамвай йөртүчесе.

Фотолар: Управление информационной политики и по связям с общественностью

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев