Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда – татар яшьләре форумы

23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә  алтынчы тапкыр «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ» оештырыла.

Форумда 70ләп кеше – өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша. Биредә уңышлы татар проектлары кейсларын чишәргә тәкъдим ителә. Экспертлар буларак «Ялкын» журналы, «Әйдә, ШаяРТ!» Татар Шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасы, SkyTat татар телендә онлайн сөйләшү клубы һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Форумда берничә ел рәттән катнашучылар арасында да үз проектларын булдыручылар бар икән. Узган ел «ЭКОбизәк» проекты җиңү яулаган булган – проект җитәкчесе Алсу Җәлилова Instagramда беренче тапкыр экология турында татар телендә мәгълүмат бастыра торган бит ясаган.

Форум, гомумән, экологик яктан аерылып тора, диләр оештыручылар – мерч милли стилистикада шоперлар һәм күп тапкырлы чынаяклар белән тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев