Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Тантана-2022» театр премиясе лауреатларын бүләкләделәр

27нче март – Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Бу хакта Чаллы шәһәре сайты хәбәр итә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте.

 

«Безнең өчен республикабыз һәм данлыклы Автошәһәрнең мәдәни тормышында шундый масштаблы вакыйганы кабул итү зур мәртәбә. Бу юлы «Тантана»премиясен тапшыру урыны итеп Чаллы шәһәрен сайлаганнары өчен чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Соңгы елларда мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасына җитди игътибар бирелә. Элек бу урында элеккеге «Строитель» мәдәният йорты булган, ә хәзер - искиткеч татар драма театры. Без 2022 елның 30нчы августына рус драма театры да яңа бинага күчәр дип планлаштырабыз. Мондый катлаулы чорда без икътисадны ныгыту белән генә түгел, театрлар төзү белән дә шөгыльләнәбез», - диде ул, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдереп.

 

«Театр - ул үзенчәлекле кафедра, аның ярдәмендә кешеләргә бик күп яхшылык һәм игелек җиткереп була», дигән бөек кешеләрнең берсе. Сез моны спектакльләр аша, образлар аша башкарасыз. Без сезгә иҗади илһам һәм яңа идеяләр, рәхмәтле тамашачы мәхәббәте телибез", - дип тә өстәде Наил Мәһдиев, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

 

Премия республиканың драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Быел театр премиясенә республиканың 25 театр коллективы тәкъдим ителде. Актерлар арасында комиссия 42 лаеклы номинантны билгеләде.

 

16 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләрне "КАМАЗ-мастер" командасы пилоты Антон Шибанов, Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сабитова, шәһәр Мэрының мәгариф үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең Мактаулы гражданины Фәйрүзә Мостафина һәм башкалар тапшырды.

 

Чаллы артистлары номинантлар һәм махсус призларга ия булдылар. Шулай итеп, Чаллы дәүләт курчак театры артисты Егор Митрофанов « Театр балаларга» номинациясендә «Бердәм Россия» партиясеннән махсус призга лаек булды.

 

Ш.З. Закиров исемендәге махсус премия иясе дип Чаллы татар драма театрының баш режиссеры ярдәмчесе Фәнүсә Сәлахова табылды. Аңа бүләкне Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов тапшырды.

 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артисты Рәзил Фәхертдинов Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия белән бүләкләнде.

 

«Мастеровые» рус драма театры актрисасы Александра Петрова ТР Театр әһелләре берлегенең махсус призына лаек булды.

 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының махсус бүләгенә Чаллы татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗягулов лаек булды.

 

Шәһәр мохитенә актив интеграцияләнүе һәм шәһәрдә уникаль мультикультура кластеры булдырганы өчен Чаллы татар драма театры Чаллы шәһәре Мэриясенең махсус бүләгенә лаек булды. Бүләкне мэр Наил Мәһдиев тапшырды.

 

Шулай ук мэр «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры актрисасы Динара Акматовага бүләк тапшырды. Актриса әлеге премиягә «Сөясеңме, сөймисеңме» («Сөясеңме,сөймисеңме") спектаклендәге Фатиха роле өчен лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев