Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Шаян» балалар бакчасы ачылды

«ШАЯН ТВ» каналының нәни дуслары «ШАЯН» дип исемләнгән балалар бакчасына йөри алачак. Бүген Чаллы шәһәрендә шул исемдәге бакча үз ишекләрен ачты.

220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында сабыйларның интеллектуаль һәм шәхси үсеше, сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Унике төркемнең алтысы – ясле яшендәгеләр төркеме. Шулай ук логопед төркеме дә бар.

Балаларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар тудырылган: йокы бүлмәләре белән төркемнәр өчен бүлмә, музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, азык-төлек блогы, юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны.

Әти-әниләр, балалар өчен бик шатлыклы көн булды бүген. Тантаналы чарада «ШАЯН ТВ» каналының төп герое Шаян да балалар белән күңел ачты, истәлеккә фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев