Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев күргәзмәсе ачыла

Айзат Минһаҗевнең һәр картинасына рәссамны соңгы вакытта илһамландырган җырларга сылтама куела.

Чаллы татар драма театрында рәссам-каллиграф Айзат Минһаҗев күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Айзат Минһаҗев Казанда туган, бүгенге көндә Истанбулның Мимар Синан исемендәге сәнгать университетында белем ала. Укуыннан академик ял алып, рәссам берничә айга Чаллыга кайткан. Ул шәхси күргәзмәсендә үзенең картиналарын һәм инсталляцияләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар информ» хәбәрчесенә чараны оештыручы, театр каршындагы коворкинг-үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, яшь рәссамның иҗатында борынгы төрки мирасыбызга, рун язуларына мөрәҗәгать итү дә, күренекле шагыйрьләребез иҗатын, мәсәлән, Хәсән Туфан, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен үз күзаллавынча сурәтләү дә бар. Шулай ук Айзат Минһаҗевнең күргәзмәсендә бүгенге көн шагыйрьләре Йолдыз Миңнулина, Миләүшә Гафурова, яшь рэп башкаручылар иҗатын яктырткан картиналарны күрергә мөмкин. 

Айзат Минһаҗевнең һәр картинасына рәссамны соңгы вакытта илһамландырган җырларга сылтама куела. Алар арасында татар классик җырлары белән беррәттән төрек, алман телендәге рэплар, казахча җырлар бар. 

«Күргәзмәнең ачылышында яшьләргә зур, мавыктыргыч программа тәкъдим ителәчәк. Айзаттан автор экскурсияләре көтелә. Шулай ук күргәзмәгә әзерлек процессын сурәтләгән документаль фильм карап һәм үзегез белән алып килгән киемнәрне рун язулары белән бизәп булачак», — дип билгеләп үтте Гүзәл Әхмәтгәрәй.                                                 

Күргәзмә 19 февраль көнне 16.00 сәгатьтә ачыла. Керү ирекле. Бары тик chelnyteatr.timepad.ru сайтында теркәлү узарга кирәк.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/16-02-2022/challyda-r-ssam-kalligraf-ayzat-min-a-ev-k-rg-zm-se-achyla-5849481

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев