Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Рәшит Бәшәрнең юбилеена багышланган кичә бара

Чаллы шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә бара.

Кичәдә күренекле татар язучылары, Рәшит Бәшәрнең иҗатташлары, каләмдәшләре аны юбилее белән котлый.

Данил Салихов, Газинур Морат, Рамил Хәлимов һәм Рәшит Бәшәр.

Җырчылар язучының шигырьләренә язылган җырлар башкара. Шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең чыгышлары белән Рәшит аганы котлый.

Шәһәрнең 29, 52, 54, 2 мәктәп укучылары Рәшит Бәшәр шигырьләрен башкара.

17нче хореография мәктәбе укучылары чыгыш ясый.

26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышы.

Курайчылар ансамбле. Җитәкчеләре - Рөстәм Фәттахов.

Рәшит Гаффар улы Бәшәр —  татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2018 елдан), 12 китап авторы.

 

“Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр” - Тукай районы Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә балалар язучысы Рәшит Бәшәр белән очрашу

Рәшит Бәшәр шигырьләре һәм хикәяләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев