Реклама
Чаллының 14 нче Балалар-яшүсмерләр үзәгендә Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары сезоны башлана.
Жюри уеннарда катнашучыларның иҗатын лаеклы бәяләде. Фестиваль нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 нче урында - «Текә борычлар» (52 нче мәктәп), 2 нче урында - «Эксклюзив» (58 нче мәктәп, татар телендә), 3 нче урында - «Оба-на» (84 нче лицей).
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә беренче урынны «Демокрит стилит» (2 нче гимназия), «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясен «Оба-на» командасы (84 нче лицей) яулады. «Иң яхшы мәзәк» «Махсус билгеләнештәге яшьләр» командасында (45 нче мәктәп). Сезонның ачышы булып «Эксклюзив» ( 58 нче мәктәп) командасы танылды.
Фестивальнең Гран-приенә "Real tatar boys" командасы (84 нче лицей, татар телендә) лаек булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз