Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара бәйгенең сайлап алу туры үтте

24нче сентябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара бәйгенең сайлап алу этабы узды.

Бу көнне Тукай районы, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск төбәкләреннән килгән 13 - 45 яшьлек катнашучылар үзара көч сынашты.

Бәйгенең нинди рухта үтүен аңлау өчен, әйдәгез, «Көмеш кыңгырау» газетасы хәбәрчесе төшергән берничә видеоязманы карап үтик.

 

 

 

 

Сайлап алу турларыннан үткән катнашучыларга сертификат бирелә. Алар октябрь азагында Казанда үтәчәк гала-концертта катнашачак.

Гран-Прига лаек булган җиңүчегә шәхси альбомын яздыру өчен сертификат тапшырыла һәм гастроль турларында катнашу мөмкинлеге бирелә. I дәрәҗә премиягә лаек булган җиңүчеләр шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча үтәчәк гастроль турларына чакырыла.

Бәйге Әлфия Авзалова мирасын саклау һәм үстерү фонды һәм Татарстанның Министрлар кабинеты тарафыннан икенче ел рәттән уздырыла. Аның максаты - легендар җырчыбызның иҗатын мәңгеләштерү һәм яшь талантларны барлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге альфия афзалова әлфия афзалова

2
X