Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Калфаклы бәйге» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

24нче сентябрь көнне «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган «Калфаклы бәйге» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проект башлап җибәргән иде. Конкурста катнашу өчен калфак киеп төшкән фотосурәтләрне газетаның почтасына җибәрергә кирәк иде. Җиңүчеләрне газетаның сайтында тавыш бирү юлы аша сайладылар.

24нче сентябрь көнне бәйгенең тантаналы өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә кунакларны кул эшләнмәләреннән күргәзмә каршы алды. Шулай ук татарча китап-журналлар, открыткалар сатып алырга мөмкин иде.

Бүләкләү тантанасы мәктәп укучыларының һәм шәһәрнең иҗат коллективлары башкаруында җыр-биюле номерлар белән үрелеп барды.

Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе,  «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Резидә Юсупова чараның хөрмәтле кунакларына, бәйгене оештыруга ярдәм иткән Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюповага, «Кама коммерция банкы» идарәсе рәисе Лилия  Байчуринага, 2 нче гимназия директоры Айдар Гарифуллинга рәхмәтен белдерде.

Төп җиңүче дип Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова игълан ителде. 

Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр:

«Иң кечкенә катнашучы» – Чаллыдан 1 яшьлек Камилла Рәхмәтуллина.

«Иң татар җанлы катнашучы» номинациясендә – «Ак калфак» республикакүләм оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова.

«Иң талантлы кыз» номинациясендә – 2нче гимназиядә белем алучы Зәринә Сибәгатова.

«Иң актив катнашучы» – Тукай районы Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

«Иң тәвәккәл катнашучы» – Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Нәзирә Габдрахманова.

«Иң мөлаем катнашучы» – Тукай районы Боерган авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Флүзә Сәлимова.

http://nabchelny.ru/ сайты материаллары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев