Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда футбол буенча яшүсмерләр командалары арасында турнир узды

Чаллы шәһәренең«Меридиан» хоккей кортында Александр Скиба истәлегенә багышланган турнир булып узды. 

Ул шәһәрнең яшүсмерләр-яшьләр клублары командалары арасында ел саен үткәрелә. Быел урта яшь төркеме (2006-2007 елда туган) буенча алтынчы турнир оештырылды.

Ярышларда «Вега», «Горизонт», «Исток», «Импульс», «Меридиан», «Огонек», «Ровесник», «Смена», «Факел», «Чайка», «Юность» яшүсмерләр клубларыннан 11 команда катнашты.

Финал уены нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчесе булып «Импульс» командасы танылды. Командага Кубок, диплом, бүләк сертификаты һәм медальләр тапшырылды. «Юность» командасы призер кубогы, диплом, бүләк сертификаты һәм медальләр алды.

Чыганак: http://nabchelny.ru/news/37850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев