Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда ЭкоКөз фестивале була

14 сентябрьдә Чаллыда ЭкоКөз фестивале була.

Икенчел чималны эшкәртү технологияләре, иҗтимагый экологик оешмалар белән танышу, мастер-класслар һәм балалар өчен кызыклы уеннар  12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә Җиңү паркында үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә концерт программасы, атларга, пониларга утырып йөрү һәм иппотерапия сеансы, төбәкнең экологик чиста продуктларыннан һәм осталар эшләнмәләреннән торган күргәзмә-ярминкәләр, “Изге күңелле кешеләр лигасы” хәйрия ярминкәсе, кыр кухнясы булачак.

“Фестиваль Чаллыда яшәүчеләрдә һәм яшьләрдә экологик культура һәм тормышта актив позициядә торуны булдыруга юнәлдерелгән. Табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә битараф булмаганнарның барчасын да көтеп калабыз”, – ди Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.

ЭкоКөзне, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, “ЭкоРассвет” иҗтимагый экологик хәрәкәте һәм “Яшүсмер” үсмерләр-яшьләр клублары үзәге” муниципаль автоном учреждениесе үткәрә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193190/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев