Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Chelny open-2021 шахмат турниры төгәлләнде

"Этюд" спорт мәктәбендә узган "Chelny open - 2021" регионара шахмат турниры төгәлләнде. Яшь төркемнәрендә һәм ачык турнирда стартка Россия Федерациясенең 7 төбәгеннән 170 шахматчы чыкты.

Татарстан Республикасы вәкилләреннән тыш, җиңү яулау өчен Мәскәү, Дагыстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе шахматчылары көч сынашты.

11 яшькә кадәрге малайлар турнирында (2012 елгы һәм яшьрәк) тугыз очкодан 8½ очко җыйган Эдуард Шәрипов җиңде, икенче урында Александр Шипунов (7½ очко), бронза медале 6 очко җыйган Альберт Мөхәммәтҗановта.

11 яшькә кадәрге кызлар турнирында 9 очко белән Кира Попова (Лаеш), 7 очко белән Анна Величкина (Ижау) икенче урында, 6 очко җыеп, София Садртдинова (Яр Чаллы) призлы өчлеккә керде.

13 яшькә кадәрге малайлар төркемендә 7 очко җыйган Сәлим Рәхмәтуллин (Кукмара) җиңү яулады, икенче урында - Самат Җәмилов (Әлмәт); 6½ очко белән өченче урында - Артур Евдокимов (Кукмара).

13 яшькә кадәрге кызлар арасында 9 очко белән Диана Хафизова (Яр Чаллы) җиңде, икенче урында җиде очко белән Анастасия Максимова (Ижау), бронза медале - Раяна Латыйповада (Актаныш).

15 яшькә кадәрге егетләр арасында Александр Сөнгатуллин җиңү яулады (7½ очко, Яр Чаллы). Икенче урында - Нурлан Хисмәтов (5½ очко, Кукмара). Беренче өчлекне Актаныш вәкиле Данияр Латыйпов япты.

15 яшькә кадәрге кызлар арасында Зөләйха Хуҗина (Кукмара) 7½ очко белән җиңү яулады; Чаллы кызлары Елизавета Сироткина (2 урын) һәм Александра Мальцева алтышар очко җыйдылар.

17 яшькә кадәрге егетләр турнирында тугыздан 7½ очко белән Иван Селюнин (Ижау) җиңде, 6½ очко белән икенче урында Әмир Рамазанов, 5 очко белән өченчедә – Чаллыдан Әскәр Хәсәнов.

17 яшькә кадәрге кызлар арасында беренче урынны Фирүзә Нәбиева (Актаныш, 7½ очко), икенче урынны - Анастасия Корепанова (6 очко, Ижау), өченче урынны - Вусала Гусейнова (6 очко, Чаллы) яулады.

Ачык турнирда 7½ очко белән Роман Новиков (Чаллы) җиңде, җидешәр очко белән Азалия Мифтахова (2 урын) һәм Булат Мирзануров (Казан) җиңде.

19 яшькә кадәрге егетләр арасында ачык турнирның өстәмә зачетында Руслан Минхәйдәров беренчелекне яулады, икенче урында - Дмитрий Камилов, өченчедә - Леонид Ефимов (Яр Чаллы). Өчесе дә тугыз очкодан 6 очко җыйган.

19 яшькә кадәрге кызлар арасында беренчелекне Алия Чемборисова (Яр Чаллы, 4 очко) яулады.

"Опена"ның хатын - кызлар призын Елизавета Мальцева (1 урын, Бөгелмә - 5 очко), Надежда Иполитова (2 урын, Баулы - 4½ очко) һәм Злата Мокеева (Казан - 4 очко) яулады.

Ветераннар арасында беренче урында - Илгиз Баһаветдинов (6½ очко) яулады, икенче урында 5 очко белән Леонид Злачевский (икесе дә - Казаннан), өченчедә - Валерий Әхмәдиев (Чаллы).

Чыганак: http://nabchelny.ru/ сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев