Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда өч балалар бакчасы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексына кертелде

Болар - 34нче «Алтын балык», 106нчы «Забава» һәм 122нче «АБВГДейка» балалар бакчалары. Бу хакта Чаллының Мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов хәбәр итте.

34нче һәм 106нчы балалар бакчалары берничә ел балаларны инглиз теленә өйрәтү программасы буенча эшли һәм хәзер беренче төркемнәрен чыгарырга әзерләнә. 122нче балалар бакчасы хәзер танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшли башлый.

«Адымнар» яңа полилингваль мәктәбе Чулман проспектында төзелә Аның директоры - Азат Галиев. Хәзерге вакытта ул 39нчы мәктәп директоры булып тора. Белгечлеге буенча ул тәрҗемәче, биш тел белә. Полилингваль мәктәп үз ишекләрен 2021 елның 1 сентябрендә ачачак.

 

Республикада күптелле белем бирү комплекслары төзү проекты Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән «Яңарыш» фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Республиканың Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә барлыгы шундый алты мәктәп эшләячәк. Аларның бер өлеше файдалануга тапшырылган. Мәгариф учреждениеләрендә дәресләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә алып бару күздә тотыла.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar, http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев