Көмеш кыңгырау

Чаллыда балалар өчен бизнес-мәктәп ачылды

«Нигез салучы» бизнес-мәктәбендә 6-15 яшьлек балалар төрле факультативлар буенча белем ала: тайм-менеджмент фәнен үзләштерәләр, үз-үзләренә ышанырга өйрәнәләр.

Дәресләр ял көннәрендә атнага бер тапкыр, икешәр дәрес итеп, "НУР" яшьләр үзәгендә уза.

 

 

 

Дәресләр база формасында да, анда теория өйрәнелә, шулай ук гамәли формада да уза. Моннан тыш, даими рәвештә мастер-класслар һәм практикумнар, җыелышлар, тәҗрибә туплау өчен дөнья компанияләре һәм брендлары офисларына танышу экскурсияләре оештырыла. Ел ахырында тәрбияләнүчеләр үзләренең остазлары белән бергә эшәп чыгарган проектларын яклаячаклар: коммерция ягыннан - табыш алу, социаль яктан - кешеләр тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Чыганак:http://nabchelny.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: