Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда балалар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе була

Коръән укучылар ярышында 15 яше тулмаган, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче малайлар һәм кызлар катнаша ала.


Бу хакта tatar-inform.tatar  сайты хәбәр итә.

30 мартта Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм «Ак мәчет» мәдрәсәсе оештыра.

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен язгы каникул чорына туры китереп үткәрелә торган 25нче бәйге балаларга Аллаһы Китабын төгәл һәм матур итеп укый белүләрен, ел дәвамында мәчетләргә йөреп үзләштергән белемнәрне, Коръән уку кагыйдәләрен гамәлдә сынау өчен зур мөмкинлек булачак. Коръән укучылар ярышында 15 яше тулмаган, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче малайлар һәм кызлар катнаша ала.

Бәйгедә катнашучылар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнәчәк, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, беренче урын яулаган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Мәдрәсә остазлары, танылган мөгаллимнәрдән торган жюри малайлар һәм кызларның чыгышларына аерым бәя бирәчәк.

Бәйгене үткәрү урыны итеп Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе сайлап алынган — укучылар Татарстанда эшләүче мөселман белем бирү учреждениесе эшчәнлеге белән танышып китәчәк. Эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, Коръән укучылар бәйгесен 2020-2021 елларда үткәрү мөмкин булмады.

Узган 24нче бәйге Башкортстан, Мари-Эл, Удмуртия республикалары, Киров өлкәсе вәкилләренең, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Зәй, Тукай, Сарман, Мөслим балаларының катнашуы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күпләп килүләре белән үзенчәлекле булган иде.


 ВконтактеОдноклассникиТелеграм - «Көмеш кыңгырау»ның яңалыклары әлеге социаль челтәрләрдә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев