Чаллыда BabySkills балалар чемпионаты ярышлары башланды
Чаллыда, WorldSkills Russia стандартларын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «BabySkills-2021» балалар чемпионатының муниципаль туры башланды. Анда 6 - 7 яшьлек 100 гә якын бала катнашачак.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын 11 компетенциядә күрсәтәчәк: «Инженер-төзүче», «ЮХИДИ инспекторы», «Ресторан сервисы», «График дизайны», «Мәктәпкәчә тәрбия бирү», «Физик культура, спорт һәм фитнес инструкторы», «Музыка җитәкчесе», «Кием дизайнеры», «Кондитер эше», «Лаборатор химик анализ», «3D-дизайнеры».
Бүген «Инженер төзүче» компетенциясе буенча ярышлар 98 нче "Балачак планетасы" балалар бакчасында узды. Балалар робот техникасы өлкәсендә башлангыч күнекмәләр, лего конструкторы ярдәмендә объект төзеп күрсәттеләр.
Чыганак: http://nabchelny.ru/ сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев