Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасы булды

Тантанага килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады.

 Театрның 30 еллык юбилеена коллектив яңартылган бина гына түгел, ә яңа исем дә алды. Чаллы татар дәүләт драма театрына күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Тантанага килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады. «Чаллы шәһәренә бу бина бик кирәк иде. Республикабызның 100-еллыгына, КАМАЗның 50-еллыгына багышлап эшләнде бу зур эш. Бу театр күп мөмкинлекләргә ишек ачачак», – дигән ышанычын белдерде ул.  

Элек «Колизей» күңел ачу комплексы булган бу бинаны танырлык түгел.  Ул заманча дизайн белән яңартылган, тамашачылар һәм артистлар өчен уңайлы берничә функциональ зонага бүленгән. Сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар, пассажирлар лифты, бәдрәфләр һәм гардероб бар. Шулай ук тамаша залында коляскалы тамашачылар һәм алар белән килүчеләр өчен махсус урыннар билгеләнгән.

Рәсми документларга караганда, театр башта «Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип аталган. 1995 елның 24 февралендә әлеге театр Яр Чаллы татар драма театры итеп үзгәртелә.

Чаллы дәүләт татар драма театры – Татарстанның иң яшь театр коллективларының берсе ул. Коллективта 79 кеше, театр труппасын 29 артист тәшкил итә.

Театр коллективы традицион рәвештә «Сабан туе» милли бәйрәме, «Акварель» чәчәкләр фестивале, «Каз өмәсе», «Нәүрүз», Җиңү көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Ватанны саклаучылар көне кебек барлык шәһәркүләм чараларда актив катнаша. Яр Чаллы татар драма театры – Тинчурин фестивале, төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивале һәм башкаларның традицион катнашучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт бик зур! Күптән көткән идек инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Милләткә, халыкка хезмәтен тугры дәвам итсен иде театр. Саллы исемне горур йөртегез!