Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы укучысы «Балалар форсайты» Бөтенроссия социаль үзгәрешләр конкурсында җиңү яулады

Шәһәр укучылар Советы балалар иҗтимагый оешмасының спикеры Милена Викторова «Балалар форсайты» Бөтенроссия социаль үзгәрешләр конкурсында җиңү яулады. 

Конкурста ул үзенең экологик юнәлештәге «КниGO» дип аталган мәктәп буккроссингы проекты белән таныштырды. Бүгенге көндә әлеге проект шәһәрнең 34 мәктәбендә уңышлы тормышка ашырыла.

«Балалар форсайты» Бөтенроссия социаль үзгәрешләр конкурсы мәктәп укучыларының игьтибарын үзләре яшәгән территорияне үстерүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бу эш социаль һәм социаль-эшмәкәрлек проектларын гамәлгә ашыру аша башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев