Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1-11 сыйныф укучылары рәсем конкурсында катнаша ала

Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәренә конкурс башланды.

Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучылар түбәндәге темаларга рәсемнәрен тәкъдим итәргә мөмкин: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите», «Планетаның киләчәге».  

Конкурста катнашу өчен иҗади иллюстрацияләрне 31 мартка кадәр Министрлыкның территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район этабын узган эшләр 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр узачак республика этабына чыгарыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-risunkov-posvyashchenniy-30-letiyu.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев