Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале үтте

25нче ноябрь көнне Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале үтте.  

Фестиваль китапханә кунаклары өчен экскурсия белән ачылды. Алга таба әдәбият белгечләре катнашында параллель рәвештә «Шигърият», «Проза» һәм «Публицистика» дип исемләнгән өч мәйданчыкта татар һәм рус телләрендә эш дәвам итте. 

Шигырь сөючеләрне үз янына җыйган «Шигърият дөньясында» һәм «Поэзии чарующие строки» дигән түгәрәк өстәлләр танылган язучылар һәм шагыйрьләр Факил Сафин, Йолдыз Шәрәпова, Айрат Суфиянов; «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе әгъзасы Любовь Тимофеевалар җитәкчелегендә эшләде. 

Яшь прозаиклар «Әдәбият хәзинәсе» һәм «Литературная жемчужина» түгәрәк өстәлләре янына җыелды. Алар белән журналист, әдәбият белгече, тәрҗемәче Мансур Сафин һәм язучы, шагыйрә Зимфира Исламова җитәкчелек итте. 

Айрат Суфиянов үзенең «Туган тел» шигырен укый

Фестиваль кысаларында Казан кунагы танылган шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова белән иҗади очрашу узды.

Китапханә кунаклары шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныша алды. Республика премияләре лауреаты, җырчы Флюра Коләхмәтова-Талипованың чыгышы чарада катнашучылар өчен бүләк булып яңгырады. 

Фестиваль «Шигърият», «Проза» һәм «Публицистика» номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә язылган 200дән артык әсәрне үз эченә алган «Тылсымлы каләм=Волшебное перо» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. 

Без җиңүчеләрнең кайберләре белән аралышып сөйләштек:

Чыганак: Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев