Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы театрында “Мирас угы” спектакле куелачак

Чаллы театрында “Мирас угы” спектакленең репетицияләре башланып китте. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

“Мирас угы” спектаклен театр артистлары Чулпан Садыйкова белән Энҗе Шиһапова чыгара. Спектакль өчен бөтен декорацияләр әзер, костюмнар тегелә. Анда бөтен коллектив катнаша. Бик көчле әсәр булачак”, - ди Рашат Фәйзрахманов.

  • Мирасны саклау темасына багышланган спектакль балалар өчен әзерләнә.
  • "Мирас угы” – “Татармультфильм” берләшмәсе проекты. Ул күпсерияле анимацион фильм. Мультсериалның нигезендә татар кызы Зөләйха белән рус малае Романның тарих катламнарыннан мирас угын эзләү маҗаралары ята. Мирас угы аларга явыз Шаманны авызлыклау өчен кирәк.
  • Чаллы театры “Мирас угы” спектаклен кую өчен “Мәдәният һәм сәнгать” номинациясе буенча “Татнефть” грантын откан иде. Грантның суммасы 297 мең сум.

Премьера 26 нчы октябрьдә көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192736/

фото http://стреланаследия.рф сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев