Реклама
Ел саен уза торган «Чаллы өстендә аккошлар» рәсәйкүләм әдәби бәйгесе башланып китте. Әлеге бәйгедә татар яки рус телендә шигырьләр яки проза әсәрләре язучы авторлар катнаша ала.
Бәйгене оештыручылар:
Талантлы авторларны табу һәм иҗатка тарту максатыннан уздырылучы бәйгегә татар яки рус телләрендә язучы 15 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар чакырыла.
Бәйгенең исеме 1981, 1987 елларда Мәскәүдә басылган әдәби җыентыкларга бәйле рәвештә сайланган. Ул татар һәм рус телләрендә 2016 елдан бирле үткәрелә. Элегрәк ул республикакүләм иде, ә быелдан Россия күләмендә уза.
Тулырак мәгълүмат: Tatarlar.info: http://tatarlar.info/2021/03/07/startoval-literaturnyj-konkurs-chally-ostende-akkoshlar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз