Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы шәһәрендә «Без – Тукай оныклары» төбәкара профиль сменасы ачылды

Чаллының «Жемчужина» шифаханәсендә тантаналы рәвештә «Без – Тукай оныклары» төбәкара татар теле сменасы ачылды.

Сменага фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар килгән.

Алар Россиянең тугыз регионыннан: Курган, Оренбург, Томск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстаннан җыелган.

Смена дәвамында балалар үзенчәлекле мәдәни-белем бирү мохитенә чумачак, татар телен, тарихын һәм мәдәниятен буенча белемнәрен камилләштереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев