Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы шәһәрен төтен каплаган

Чаллы шәһәрен төтен каплаган. Күрше районнарда да мондый төтен исе бар икән.

«Челнинские известия» газетасы ачыклаганча, хәзер экологлар пычрану чыганагының сәбәбен эзли. Тик мондый төтен күрше районнарда да, әйтик, Тукай һәм Менделеевск районнарында да тора.  

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсенең дәүләт экология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гәрәев Чаллыда берни дә янмый һәм төтенләми, дип хәбәр итте.

Моны гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә дә расладылар.   «Әлегә бу төтеннең чыганагын белмибез. Без моның сәбәбен билгелибез, әмма мондый хәлнең күрше районнарда да булуы билгеле. Түбән Камада мондый төтен юк, диләр», - дип сөйләде Рөстәм Гәрәев.  

Чаллыга Себердәге урман янгыннарыннан төтен килеп җиткән булырга мөмкин. Аның Уралга барып җитүе мәгълүм, Башкортстанда да куе төтен тора. Анда кешеләр сулыш юлларын һәм күзне төтен кисүгә зарлана.

Фото һәм мәгълүмат «Челнинские известия» сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев