Реклама
Чаллыда флорбол мәктәп лигасы проекты эшли башлады.
«Татарстан Республикасы территориясендә шушы уку елыннан башлап без мәктәп флорбол лигасы проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Бүгенге көндә без аны 44 мәктәптә эшләтеп җибәрдек. Ярыш процессын булдыру һәм мәктәпләр арасында иң көчле коллективларны ачыклау максатыннан, Чаллыда биш гомуми белем бирү мәктәбен җиһазландыруны планлаштырабыз”, – диде Булат Габдрахманов.
Яңа спорт уенына балаларны физкультура укытучылары бушлай өйрәтәчәк. Алар үзләре дә Флорбол федерациясе үткәрәчәк семинарларда катнашып, уен күнекмәләренә өйрәнәчәкләр.
Укучылар флорбол дәресләренә апрель аенда ук керешәчәк, мәктәп командалары арасында ярышлар киләсе уку елыннан башлана.
Чыганак: http://nabchelny.ru/
Флорбол - бозсыз хоккей. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/florbol-bozsyz-khokkey
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз