Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы хоры Бөтенроссия фестиваленең беренче дәрәҗә лауреаты булды

Чаллы шәһәренең «Эксклюзив» малайлар хоры «Россия балалары җырлый» фестивалендә республиканы тәкъдим итте.

Коллективка беренче дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Вокал конкурсы Ялтада 2-4 октябрьдә узды. Фестивальдә 10-17 яшьлек 4 мең гомуми белем бирү мәктәбеннән 100 меңнән артык укучы катнашты. Анда Санкт-Петербург, Кырым, Калмыкия, Краснодар һәм Ставрополь крайларыннан, Әстерхан, Белгород, Владимир, Кострома, Липецк, Ленинград, Түбән Новгород, Оренбург, Омск, Ростов, Ульяновск өлкәләреннән килгән 20дән артык хор коллективы бар иде.

«Россия балалары җырлый» Бөтенроссия мәктәп хорлары фестиваленең жюри составына Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре, фән һәм югары сәнгать белеме министрлыгы каршындагы Мәгариф кандидатлары, Бөтенроссия хор җәмгыяте әгъзалары, Россия Композиторлар берлеге әгъзалары кергән иде.

 

Хорның җитәкчесе - Лилия Тарханова, концертмейстер - Владислав Фролов.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев