Ил яңалыклары
Татарстан егете "Җиңү диктанты" җиңүчесе булган
Булат Заһретдинов Бөек Ватан сугышы турында 20 биремне 5 минутта чишкән.
Чаллының 2нче гимназиясендә укыган Булат Заһретдинов - "Җиңү диктанты" акциясенең федераль җиңүчеләре арасында бердәнбер Татарстан егете.
Булат биремнәрне барлык катнашучыларга караганда да тизрәк чишә алган. Диктанка 45 минут вакыт бирелсә дә, ул моны 5 минут эчендә башкарып чыккан.
Булат Заһретдинов бу проект турында тарих укытучысы аркылы белгән. Иң авыр сорау - Польшаның борынгы башкаласы турында иде, ди ул.
«Безгә текст бирделәр, анда язылганнарга карап совет гаскәрләренең кайсы шәһәрне коткарганын белергә кирәк иде. Җавабы - Краков шәһәре.
Мәдәният өлкәсеннән дә сораулар бар иде. Мәсәлән, „Живые и мертвые“ романын кем язган? Минемчә, моның Константин Симонов икәнен бик күп кеше белми.
Һәм алда әйтелгән сораудагы Польшаның борынгы башкаласын күп кеше Варшава дип уйлады. Ә мин аның Краков икәнен белә идем», — диде җиңүче егет «Вверх» партия порталына белән әңгәмәсендә.
Булат Заһретдиновны 22нче июньдә Мәскәүгә Җиңү Музеена бүләкләү тантанасына чакырганнар.
- "Җиңү диктанты" дип аталган тарихи диктант - "Бердәм Россия" проект кысаларында үтүче акция.
- Ул 7нче май көнне үтте. Анда Россиядән һәм дөньяның 23 иленнән катнашучылар булды.
- Татарстанда Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән катнашучылар бар иде.
- "Җиңү диктанты" Бөек Ватан сугышы һәм Җиңүнең 74 еллыгына багышланды.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/19/654483/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев