Реклама
Быел XXIX Татар яшьләре көннәре “Борис Полевой” теплоходында яңа маршрут буенча узачак.
Делегатлар 26-30 августта Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан дүрт шәһәрдә яшәүче татарлар тормышы белән танышачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручыларның берсе – “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.
“Алдагы елларда без “Борис Полевой” теплоходы белән Самара, Ульяновск, Тольятти, Болгар һәм башка шәһәрләрне карап кайттык, быел теплоходның юнәлешен бераз үзгәртергә булдык. Яңа маршрутта федерациянең нәкъ үзәгендә урнашкан Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм Чебоксар шәһәрләре булыр дип планлаштырабыз”, - диде Ләйсән Сафина.
Делегатлар әлеге төбәкләрдә яшәүче татарларның тормышын күреп, иҗтимагый татар тормышы ни хәлдә, нәрсәләр белән шөгыльләнә, аның нинди яңалыклары бар һәм кайсы яклары җитешсез икәнен күреп кайтырга һәм әлеге проблемалар белән башкалар белән дә уртаклашырга планлаштыра.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/08/191223/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз