Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бүтән сугышлар булмасын!

Чаллы шәһәренең Орловка бистәсендәге Батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг булды.

Әлеге митингны Комсомол районы башкарма комитеты оештырды. Батырлар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салырга Комсомол районы администрациясе, Хәрби комиссариат, Картон-кәгазь комбинаты, Ветераннар советы вәкилләре килгән иде.

Чаллы шәһәренең Комсомол районына караган уку йортлары - «Калкан» кадетлар мәктәбе, 2нче гимназия, 4, 6, 7, 8, 11, 21, 44, 56 нчы мәктәп укучылары, Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш колледжы, медицина көллияте студентлары һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Без икенче гиназиянең 9А сыйныфы укучылары Кәбирова Аделина һәм Абдуллин Рәсим белән сөйләштек.

Әлеге митингта катнашкан Ветераннар советы рәисе Кудряшов Борис Петрович безгә үзенең язмышы турында сөйләде. Борис Петрович 1944 елда Германиянең Ганновер шәһәрендә концлагерьда туган.

« Мин - «малолетний узник». Әнием Орел шәһәреннән, әтием Чаллыдан, алар концлагерьда танышканнар, шунда мин туганмын. Менә миңа исән-сау килеш илгә кайтырга насыйп булды.Яшьләр, сезгә сүзем шул, сугышларны булдырмагыз! Бу иң куркыныч әйбер!» – диде ул.

Борис Петрович күп еллар КамГЭС оешмасында рәссам-бизәүче булып эшләгән. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларга балалар, оныклар игелеге күреп, тыныч тигез тормышта озак яшәүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев