Реклама
Халык санын алуда өч ысул белән катнашырга мөмкин – онлайн рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында, исәпкә алу участогына барып һәм өйдә махсус исәпкә алучы кеше ярдәме белән.
Россиялеләр барлыгы 33 сорауга җавап бирәчәк. Анда гаиләдә күпме кеше барлыгы, яшәү шартлары, эш белән тәэмин ителү һәм башка темаларга сораулар бар.
Соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда үткән иде. Ул һәр 10 ел саен үткәрелә. Чираттагысы 2020 елда булырга тиеш булса да, пандемия сәбәпле 2021 елга күчерелде.
Фото https://tatar-congress.org/ сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз