Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Биектаудан 10 яшьлек гимнаст ТР беренчелегендә берьюлы 7 медаль яулады

10 яшьлек Рамазан Миңнебаев спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән 7 медаль яулады.

Биектау авылыннан 10 яшьлек Рамазан Миңнебаев шәхси рекордлар куя, дип хәбәр итә Биектау хәбәрләре сайты.

Кичә ул үз казанышлары исемлегенә спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән 7 медаль өстәде. Рамазан әлеге спорт төренә шулкадәр гашыйк, шуңа күрә социаль челтәрләрдә үз уңышлары белән уртаклаша, анда үз блогын алып бара. 

«Цукахара углом» элементы - яшь гимнаст Рамазан Миңнебаевның иң яраткан элементы. Ул Татарстанда аны үти алган бердәнбер кеше.

Рамазанга нибары 10 яшь. Әмма аның физик әзерлек дәрәҗәсе олыларныкына тиң. Ул бик катлаулы элементларны да башкара ала.

 Спорттагы беренче адымнарын ул акробатикада 4,5 елда ясаган. Аннары тренеры Рамазанга тагын да катлаулырак спорт гимнастикасына күчәргә тәкъдим иткән һәм бу бик дөрес адым булган. Соңгы ярышлардан ул үзе өчен рекордлы җиде медаль алып кайтты, шуларның дүртесе – алтын.

Тулырак мәгълүмат: http://biektaw.ru/news/novosti/10-letniy-gimnast-iz-vysokoy-gory-na-pervenstve-rt-zavoeval-srazu-7-medaley

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев